Казанның Идел буе районындагы 33 нче хәрби шәһәрчегендә 220 урынлык яңа балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә. Эшчеләр бинада һәм мәктәпкәчә учреждение территориясендә төзелеш эшләрен төгәлләделәр диярлек.
Объектта түбә, тәрәзә, җылылык системалары, вентиляция һәм электр белән тәэмин итү эшләре төгәлләнгән, шулай ук лифт урнаштырылган. Балалар бакчасы янәшәсендәге территориядә инженерлык челтәрләре салу, күләгә ясау өслекләре һәм IT-җиһазлар урнаштыру эшләре алып барыла.
Күпчелек эшләр 100% ка диярлек башкарылган, дип хәбәр итә Казан мәгариф идарәсе.
3,8 мең кв.м мәйданлы яңа бинада 3-7 яшьлек балалар өчен 12 төркем булачак. Музыка һәм спорт заллары, шулай ук тикшеренү, полилингваль һәм иҗади кабинетлар җиһазланачак.