Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева, гомуми белем бирү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Илнур Газимҗанов, шулай ук республиканың төрле төбәкләреннән мәктәп директорлары һәм директор урынбасарлары катнашты.
Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте укытучылары семинарда уникаль белем бирү технологияләрен һәм алымнарын тәкъдим иттеләр. Алар инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча чемпионат компетенцияләре буенча мавыктыргыч иҗади мастер-класслар сериясен оештырдылар.