“Ватанга хезмәт итәм! Халкыма хезмәт итәм! рус теле буенча кадет олимпиадасына йомгак ясалды

2025 елның 28 ноябре, җомга

Бүген «Дуслык»та 7-11 нче сыйныф кадетлары өчен быел соңгы олимпиада булды. Анда Казан, Яр Чаллының һәм 12 муниципаль районның кадет мәктәпләреннән, мәктәп-интернатлар һәм корпусларыннан 145 бала катнашты.

Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусының 10 сыйныф укчысы Ренат Кудаяров, Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Эмиль Степанов һәм 9 сыйныф укучысы Таисия Широкова җиңүчеләр булдылар.

Казан, Яр Чаллы шәһәрләре һәм республиканың Актаныш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Минзәлә, Түбән Кама, Саба, Спас, Тәтеш, Чирмешән һәм Чистай районыннан тагын 64 кадет призерлар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International