Гуманитар юнәлешләрне сайлаучылар өчен тарих буенча бердәм имтихан мәҗбүри булачак

2025 елның 29 ноябре, шимбә

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы берничә социаль-гуманитар юнәлеш буенча укырга кергәндә тарих фәненнән бердәм дәүләт имтиханын тапшыруны мәҗбүри итүне күздә тоткан үзгәрешләрне раслады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Яңалыклар «Социология», «Юриспруденция», «Конфликтология», «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр», «Сервис» һәм шуңа охшаш белгечлекләргә кагыла.

2026 елның 1 мартыннан югары уку йортлары 2026/27 уку елы өчен кабул итү кампаниясе вакытында абитуриентларга нинди имтихан (җәмгыять белеме яки тарих) билгеләргә икәнен үзләре хәл итәчәк. Әмма 2027/28 елгы кабул итү кампаниясеннән башлап әлеге юнәлешләр өчен тарихтан БДИ мәҗбүри имтихан итеп беркетеләчәк.

Закон нигезендә белем бирү оешмалары укырга керү имтиханнары исемлеген 2026 елның 20 гыйнварына кадәр билгеләргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International