Казан университетында «PROнаука КФУ»проектының 19 нчы сериясе узды

2025 елның 29 ноябре, шимбә

Бүген, 28 ноябрьдә, Казан федераль университетында "Фән супергеройлары" исеме астында«PROнаука КФУ» XIX фәнни-популяр проекты узды. Быел проект КФУның икенче уку корпусында узды (Кремль ур., 35). «PROнауки в КФУ» кунаклары - шәһәр халкы һәм Казан кунаклары - төрле яшьтәге һәм эшчәнлек өлкәсеннән булучылар.

Казан федераль университетының мәгълүмати сәясәт департаменты директоры Елена Ельшина, бу проектка инде 15 ел, ул елга бер тапкыр уздырыла, дип сөйләде.

«PROнаука в КФУ» проектында балалар һәм яшүсмерләр өчен гамәли белем алу мөмкинлекләре шактый күп. Ельшина билгеләп үткәнчә, проектның максаты - кешеләргә фән белән шөгыльләнергә һәм тикшерергә кирәклеген аңлату . Оештыручылар катнашучылар өчен 14 тематик сектор, төрле шоулар әзерләгәннәр.

Проект көнендә шулай ук “Кот ученый” һәм “Квантовая механика. 100 лет” күргәзмәләрен күрсәттеләр, ә "1804" югары уку йорты кофейнясы проектка килүчеләр өчен махсус тематик меню һәм кәһвә-фәнни шоу әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International