Казан укучылары математикадан Кытай олимпиадасында алтын һәм көмеш яулады

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

Казанның 2 нче лицей-интернаты һәм Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучылары Максим Большаков һәм Михаил Васильев Россия җыелма командасы составында Тайюан шәһәрендә узган математика буенча Кытай милли олимпиадасында алтын һәм көмеш медальләр яуладылар. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук, В. Ф. Овчинников исемендәге «Икенче мәктәп» Мәскәү лицееннан Андрей Шишко алтын медаль алды. Чиләбенең 31 нче номерлы физика-математика лицееннан Арина Прокудина һәм Иван Кокорев көмеш бүләкләргә ия булдылар.

Җиңүчеләрне РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International