Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан Дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) бирмәгән 9 нчы сыйныф укучылары өчен һөнәри белем бирүнең бушлай программасын күздә тоткан канун имзаланды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Инде 2026 елдан ГИА тапшырмаган тугызынчы сыйныф укучылары бушлай һөнәри әзерлек курсларын уза алачак. Укучылар эшкә урнашырга мөмкинлек бирә торган һөнәри компетенцияләр булуны раслый торган таныклык алачак.