Казанда 302 нче балалар бакчасында капиталь ремонт ел ахырына төгәлләнәчәк

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

Казанның Ярослав Гашек урамындагы 302 нче балалар бакчасына капиталь ремонт эшләре 92%ка үтәлгән. Төп эшләр төгәлләнгән диярлек, хәзер стеналарны буяу, ишекләрне урнаштыру һ.б. эшләр алып барыла. Шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә җиһазлар һәм техник кирәк-яраклар сатып алалар. Эшләрне ел ахырына төгәлләү планлаштырыла. Балалар бакчасына капиталь ремонт «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Яшел флаг» халыкара программасында катнаша. Аның кысаларында "Шаян шәһәре" төзү планлаштырыла, анда тәрбияләнүчеләр үсемлекләр утыртырга һәм аларны карарга өйрәнәчәк.

Яңартылган балалар бакчасында барлыгы 11 төркем булачак.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә төрле секцияләр эшләячәк: хореография, футбол, шахмат, инглиз теле, вокал. Шулай ук "Яшь баскетболчы" түгәрәген ачу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International