29 ноябрьдә Санкт-Петербургта «Мәгариф», «Сервис», «Җитештерү» һәм «Инженерлык технологияләре» компетенцияләр блогы буенча «Профессионаллар» чемпионатның финалы старт алды. Анда 30 ил вәкиле катнаша.
Финалның ярышлар программасы «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәге һәм Пулково аэропорты мәйданчыкларында төп яшь категориясендә 27 компетенция буенча һәм «Юниорлар» категориясенең өч компетенциясе буенча уздырыла. Татарстан Республикасы җыелма командасы төп яшь категориясенең 16 һәм яшүсмерләр категориясенең 3 компетенциясе буенча катнаша.
«Профессионаллар» чемпионат финалында көллият һәм техникум студентлары, 14 яшьтән өлкәнрәк мәктәп укучылары («Юниорлар» категориясе), шулай ук дустанә илләрдән предприятиеләр вәкилләре һәм конкурсантлар катнаша.
Финалда җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук аларның остазлары, 100 дән 300 мең сумга кадәр премия алачак.
Чемпионат финалы 4 декабрьдә җиңүчеләрне һәи призерларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак.