Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Алтай крае арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

1 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Алтай крае Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче тапкыр хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Имзалау тантанасы Барнаулда А.М.Топоров исемендәге Алтай мәгариф үсеше институтында узды.

Документка Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Алтай крае мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Терновая кул куйды.

Партнерлык мәгариф һәм фән өлкәсендә ике регионның даими хезмәттәшлеген күздә тота. Килешү кысаларында алдынгы педагогик тәҗрибә алмашу, уртак белем бирү һәм фәнни-тикшеренү программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру, уртак форумнар, конференцияләр, семинарлар, күргәзмәләр уздыру, шулай ук конкурсларда, олимпиадаларда һәм башка чараларда катнашу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International