Татарстанның 865 укучысын һәм 46 мәктәп укытучысын «Физмат прорыв» алтынчы фестивале берләштерде

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Математика көнендә Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Казаннан һәм Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч районнарыннан 637 мәктәп укучысы өчен математика һәм физика буенча Россия галимнәренең бушлай белем бирү станцияләре һәм лекцияләре узды. Татарстанның 43 районында математик түгәрәкләр һәм физмат-класслар алып баручы 228 педагог өчен укытуда заманча технологияләр куллану буенча методик семинарлар узды. Оештыручы - Иннополис университеты.

Фестивальнең 18 белем бирү станциясендә мәктәп укучылары тангграм башваткычларын чиштеләр, торбалардан геокупол төзеделәр, Леонардо күперен җыйдылар, шарнир механизмнарын өйрәнделәр шахмат һәм башка уеннар уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International