2027 елга "Нармонка" балалар лагерен яңартачаклар

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

2027 елга Казанда «Нармонка» балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт ясау эшләрен төгәлләргә ниятлиләр. Яңартылган комплекс заманча ун йокы корпусын, клуб, ашханә, медицина пунктын һәм яңа спорт мәйданчыкларын үз эченә алачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин хәбәр итте.

Сәламәтләндерү учреждениеләреннән тыш, шәһәрдә яшүсмерләр клубларын яңарту эшләре актив бара. Ремонт эшләре ике үзәктә: Ютазы урамында урнашкан «Ю» һәм Арбузов урамындагы «Компас» үзәкләрендә алып барыла.

«Ю» клубы спорт юнәлешендә, ә «Компас» клубы туристик-туган якны өйрәнү һәм спорт юнәлешендә», - дип өстәде Илья Коротихин.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International