Татарстан башкаласында быел да, узган елдагы кебек үк, халыкара олимпиадаларда Россия җыелма командалары составында җиңгән мәктәп укучыларын һәм аларның остазларын бүләкләячәкләр.Казан башкарма комитетының тиешле карары проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.
Премиянең күләме 2024 ел белән чагыштырганда үзгәрмәячәк. Шулай итеп, алтын медальгә ия булган укучы 300 мең сум алачак, көмеш - 250 мең, ә бронза медаль - 200 мең (салым акчаларын да кертеп).
Алтын медаль иясе әзерләгән өчен остазларына премия 300 мең сум, көмеш - 250 мең, бронза - 200 мең (салым акчаларын да кертеп) тәшкил итәчәк.