Казанда инклюзив үзәкләрне тәмамлаучылар арасыннан ОВЗлы балалар өчен тьюторлар әзерләячәкләр

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон Казанның «Тылсым» инклюзив ял үзәгендә булды. Илья Вольфсон шундый ук учреждениеләр базасында нәкъ менә үзәкләрне тәмамлаучылар арасында педагогик кадрлар һәм тьюторлар әзерләү программасын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте.

Илья Вольфсон «Добрая Казань» автоном оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова белән берлектә тернәкләндерү эше шартларын өйрәнде, ата-аналар белән аралашты һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү буенча уникаль программаларны карады.

Депутатны үзәк базасында эшли торган тренировка фатирының проекты аеруча кызыксындырды. Монда менталь үзенчәлекләре булган балалар ризык әзерләү, тәртип саклау һәм көнкүрешне планлаштыру кебек мөстәкыйль яшәү күнекмәләрен үзләштерә. Мондый тәҗрибәләр Казанда, 2022 елдан башлап, шәһәр хакимиятенең актив ярдәме белән уңышлы бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International