Мәскәүдә математика һәм биология укытучыларының Бөтенроссия съезды башланды

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий 1 декабрьдә математика һәм биология укытучыларының Бөтенроссия съездын ачтылар. Чара Россиядә икенче тапкыр билгеләп үтелә торган Математиклар көне хөрмәтенә уза.

Математик һәм табигый-фәнни белем бирү роленә багышланган съезд эше пленар утырыш белән ачылды, анда әйдәп баручы галимнәр һәм укытучылар докладлар белән чыгыш ясадылар. Төп темалар технологик суверенитетны үстерүдә математиканың роле, аның дисциплинаара тикшеренүләрдә урыны, аерым алганда биологиядә, шулай ук мәгариф һәм фән өлкәсендә ясалма интеллект һәм исәпләү техникасын куллану мәсьәләләре булды. Виктор Садовничий 15 майда, рус биологы, Нобель премиясе лауреаты Илья Мечниковның туган көнендә,- "Биолог көне" һөнәри бәйрәмен гамәлгә кую тәкъдиме белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International