Декабрь башында «Дуслык» комплексына Татарстанның иң кызыксынучан кешеләре җыелды. Бер зур профильле сменада берьюлы дүрт юнәлештә җыеннар уза - химия, инглиз һәм рус телләре һәм туган телдәге мәктәпләр укучылары өчен рус теле буенча. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан барлыгы 160 укучы катнаша.
Химия буенча 40 егет шөгыльләнә, алар олимпиадаларга җитди әзерләнәләр. Аларны КФУ һәм КНИТУ укытучылары белән практика, лабораторияләрдә дәресләр, күп кенә тәҗрибәләр һәм экспериментлар көтә.
Һәр кичне укучыларны иҗади һәм спорт чаралары, квестлар, уеннар, концерт һәм җылы аралашу көтә.