26 ноябрьдә Казанның Совет районының 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясендә мәктәп укучыларының Россия Федерациясе халыклары телләрендә еллык фәнни-гамәли конференциясе булды. Чара 2014 елдан «Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында уздырыла.
Конференциядә Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 8-11 сыйныф укучылары катнашты , алар үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен рус, татар, чуаш, удмурт, мордва, мари һәм башкорт телләрендә тәкъдим итте.
Конференциянең төп максаты - Россия халыклары телләрен, шул исәптән Татарстанның дәүләт телләрен өйрәнү проблемаларына игътибар җәлеп итү һәм укучыларның туган телләрен өйрәнүгә кызыксынуын арттыру.
Катнашучыларның эшләрен компетентлы жюри бәяләде, аның составында Татарстан Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләре галимнәре бар. Конференциядә җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, ә барлык финалистлар сертификатлар алды.