КФУ транспорт технологияләрен эшләүгә грант алган

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

«Промышленное обеспечение транспортной мобильности» технологик лидерлыгын тәэмин итү буенча илкүләм проект кысаларында юнәлешле һәм гамәли фәнни тикшеренүләр проектларының конкурсына йомгаклар ясалды.

Конкурс транспорт технологияләре өлкәсендә тикшеренүләр һәм эшләнмәләр уздыру максатында оештырылды, бу милли инфраструктураны үстерү һәм илебез сәнәгатенең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру өчен стратегик әһәмияткә ия.

Грантны бирү нәтиҗәсе - төрле куллану өлкәләре (диңгез, җир, һава) өчен яңа транспорт технологияләрен эшләү булачак.

Конкурста Мәскәү политехника университеты, Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү Дәүләт техник университеты, Дәүләт идарә университеты, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм РФА химик физика һәм медицина химиясе проблемалары федераль тикшеренү үзәге коллективлары җиңеп чыкты. Фондның бер гранты ел саен 30 миллион сумга кадәр җитәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International