Россия фәнни фонды биоикътисад өлкәсендә технологик тәкъдимнәрне сайлап алу конкурсына гаризалар кабул итә башлый

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Катнашуга квалификацияле заказчылар - алдынгы уникаль чишелешләр булдыруга һәм аларны гамәлгә кертүне инвестицияләргә әзер булган, икътисадның реаль секторы оешмалары чакырыла.

Технологик тәкъдим квалификацияле заказчының конкрет фәнни-технологик бурычларын, эшләрнең этаплап планын, шулай ук җитештерү куәтләрен һәм икътисадый максатчанлыгын исәпкә алып гамәлгә кертү механизмнарын тасвирларга тиеш. Технологик тәкъдимнәр конкурс документларында билгеләнгән тематикалар буенча проектларны үз эченә алырга тиеш.

Гариза бирү һәм катнашу шартлары белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://rscf.ru/contests/

Сайлап алуга гаризалар 2026 елның 20 гыйнварына кадәр тапшырыла.

Сайлап алу нәтиҗәләре 2026 елның 25 мартына кадәр ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International