Татарстан студентлар отрядларыы аграр югары уку йортлары слетында икенче урынны алдылар

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Студ отрядлар эшенә йомгак Россия аграр югары уку йортларының студентлар авыл хуҗалыгы отрядларының Бөтенроссия слетында ясалды. Чарада Россиянең 35 төбәгеннән 170 студент отряды вәкиле һәм аграр уку йорты хезмәткәре катнашты.

Слетта катнашучылар Казан дәүләт аграр университетының агробиотехнопаркы, Буа ветеринария техникумында экскурсияләрдә булдылар.

Слетта «Студентлар отрядлары эшен оештыручы иң яхшы уку йорты» конкурсында җиңүчеләр аталды. Икенче урынны Казан дәүләт аграр университеты алды. Ә иң яхшы эш бирүчеләр арасында икенче урынга «Ак Барс» холдинг компаниясе лаек булды. Шулай ук КДАУ авыл хуҗалыгының төрле тармакларында һәм иҗади номинацияләрдә студотрядлар эшен үстергән өчен биш бүләккә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International