Уку елы башыннан Казан мәктәпләрендә, балалар бакчаларында һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә педагогик состав 460 яшь белгеч белән тулыланган. Казан укытучылары сафларына 55 Россия югары уку йорты һәм өч чит ил университетын тәмамлаучылар кушылды.
Аларның күбесе Татарстанның алдынгы уку йортларында: Казан федераль университеты, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан дәүләт университеты, Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты, Яр Чаллы педагогика университеты, Казан педагогика көллияте һәм Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә белем алган.
Казанда җирле белгечләр генә эшләми. Казан Иркутск, Санкт-Петербург, Чабаксар, Ульяновск, Саратов, Вологда, Киров шәһәрләреннән , Марий Эл һәм Башкортстан республикаларыннан, шулай ук Әстерхан өлкәсеннән яшь укытучыларны җәлеп иткән. Килүчеләр арасында чит ил укытучылары да бар: Кытайдан бер укытучы , тагын берсе - Таҗикстаннан, өченчесе – Бөекбританиядән килгән .
Башлангыч сыйныф укытучыларына ихтыяҗ зур: эшкә 78 яшь белгеч килгән. Мәктәпләрдә барлыгы 323 укытучы эшли башлады. Балалар бакчаларына 95 яшь белгеч килгән, шуларның 75 е - тәрбиячеләр. Моннан тыш, 42 белгеч өстәмә белем бирү өлкәсендә штатны тулыландырды.
Вахитов районының 1 нче номерлы мәктәбендә 13 яшь белгеч һәм Яңа Савин районындагы 107 нче гимназия сендә 11 яңа педагог эш башлаган.