Урта һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү буенча экспериментны озайту турындагы закон проекты беренче укылыш узды

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Урта һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү буенча экспериментны озайтуны күздә тоткан закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Тиешле документ Россия Федерациясе Дәүләт Думасының 2 декабрьдә пленар утырышында каралды.

Урта һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү буенча эксперимент турындагы закон 2025 елның апрелендә кабул ителде. Ул көллиятләргә һәм техникумнарга керергә планлаштыручы тугызынчы сыйныф укучыларына дүрт имтихан урынына ике мәҗбүри предметны (рус теле һәм математика) тапшыруны күздә тота. Сынау проектында РФнең өч субъекты - Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Липецк өлкәсе катнашты.

РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов чыгышында урта һөнәри белем бирү системасын киңәйтү зарурлыгын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International