КНИТУ-КАИның «Комплекслы авиация инженериясе» Алдынгы инженерлык мәктәбе, «ДЕЛЬТА» студентлар конструкторлык бюросы студентлары «Яшьләр инженерлык командалары» тармак слетында беренче урынны алдылар.
Тармак слетында "БАС өчен кадрлар" федераль проекты кысаларында бөтен Россия буенча провайдерларда белем алган 30дан артык команда катнашты. Аның операторы - "Университет 2035".
КАИ командасы "Квадро ЛАБ 3Д" үзенең проектын слет кысаларында күргәзмәдә тәкъдим итте.
Проектның максаты - пилотсыз авиация системаларының яңа технологик бәйсез көндәшлеккә сәләтле тармагын булдыру.