3 декабрьдә Алтай дәүләт университетының алтаистика һәм тюркология институтында Татарстан Республикасы делегациясе һәм Алтай Республикасы мәгариф һәм фән системасы вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды.
Чараны Алтай Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Адэр Сумин ачты, ул төбәкләр арасында тәҗрибә уртаклашуның мөһимлеген билгеләп үтте. Сәламләү сүзе һәм нотык белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. Ул мәгариф һәм фән өлкәсендәге хезмәттәшлекнең әһәмиятен ассызыклады, шулай ук Татарстанның күпмәдәни һәм тел мәгарифен үстерү буенча уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар уртак фәнни һәм мәгариф проектлары перспективалары турында фикер алыштылар, Россия халыкларының телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү, шулай ук мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр.