Бүген йомгаклау иншасын тапшыруның төп срогы башланды

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Бүген, 3 декабрьдә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Балтач муниципаль районының мәгариф оешмаларында булды һәм чыгарылыш укучыларының йомгаклау иншасын ничек тапшыруы белән танышты.

Инша язу башланыр алдыннан Борбаш урта гомумбелем бирү мәктәбенең XI класс укучылары белән аралашканнан соң, ул Борбаш авылында малайлар өчен пансионатта булды, анда Татарстан Республикасының төрле районнарыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 22 бала укый. Шулай ук Минзәлия Закирова “Балтач Арена” боз сарае ачылышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International