РФ мәгариф министры Сергей Кравцов «Киләчәк кадрлары: 2026-2032 - төп трендлар» пленар утырышында катнашты. 3 декабрьдә Мәскәүдә Бөтенроссия кадрлар форумы ачылды. Ул урта һөнәри белем бирүне үстерү турында, шулай ук урта һөнәри белем бирү системасын хезмәт базарының актуаль таләпләренә яраклаштыру буенча конкрет чаралар турында хәбәр итте.
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова хәзерге вакытта һәм якын киләчәктә эш бирүчеләргә исәпкә алу мөһим булган демографик һәм квалификацион мәсьәләләр кискен торуын билгеләп үтте.
Россия Хезмәт министрлыгы фаразларына караганда, ихтыяҗның 70%ы урта һөнәри белемле белгечләргә туры килә. Алар арасында эретеп ябыштыручылар, станочниклар, пешекчеләр, электромеханиклар, медицина хезмәткәрләре, укытучылар.
Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, бюджет урыннары саны 68 меңгә арткан, ә соңгы биш елда - 150 меңгә. Гомумән алганда, 2025 елда бюджет урыннары 850 мең булган.
РФ мәгариф министры көллиятләрдә барлыгы 3,9 млн студент укый диде. 50 елга беренче тапкыр бу рекордлы санга ирешелгән. Россия Президенты Владимир Путин 2028 елга 1 млн квалификацияле эшче кадрлар әзерләү максатын куйды.