Казанда Россиянең 21 хәрби югары уку йорты катнашында «Есть такая профессия - Родину защищать!» күргәзмәсе ачылачак

2025 елның 5 декабре, җомга

5 декабрьдә, Казанда "Россия - Минем тарих" тарихи паркы территориясендә (Оренбург тракты, 8 нче йорт, 1 нче павильон) "Ватан Геройлары көненә" багышланган «Есть такая профессия - Родину защищать!» профориентация чарасын ачу булачак. Күргәзмәне ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашачак.

Күргәзмәнең максаты - хәрби һөнәрләр белән танышу, хәрби хезмәтне популярлаштыру, хәрби һөнәрләрнең абруен күтәрү, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының хәрби югары уку йортларына укырга керү өчен укучыларга хәрби-һөнәри юнәлеш бирү.

Күргәзмә 5-9 декабрь көннәрендә 10.00 - 19.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Күргәзмәгә Татарстан Республикасыннан өлкән сыйныф укучылары, суворовчылар, кадетлар, яшьармиячеләр отрядлары киләчәк. Шулпай ук, балалар һәм аларның ата-аналарын да ял көннәрендә күргәзмәгә килергә чакыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International