29-30 ноябрьдә “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында яшь биологларның ХV региональ турниры узды. Анда Татарстан районнарыннан , Казаннан, шулай ук Санкт-Петербур, Новосибирск һәм Мәскәүдән 21 команда составында 99 укучы катнашты.
Һәрбер чыгышка җитди әзерләнгәннәр, шуңа күрә котлаулар катнашучыларга гына түгел, аларның остазлары да әйтелде. КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты укытучыларына аерым рәхмәт.
Укучыларның турнирларда катнашуы Россиянең сәләтле балаларын үстерү һәм аларга ярдәм итү буенча "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты максатларына туры килә.
Җиңү яулаган «Диагноз» һәм «Веслые Эврибионты» командалары алдагы этапка әзерләнә. 2026 елның февралендә алар Татарстанны Мәскәүдә яшь биологларның Бөтенроссия турниры финалында тәкъдим итәчәк.