29 -30 ноябрь көннәрендә Арча районында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының 2025/2026 еллар сезонында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында дивизиональ этабы узды.
Уеннар «Арча» спорт комплексында һәм В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелде.
Ярышларның баш хөкемдары - Валерий Терентьев, ул - Бөтенроссия категориясе хөкемдары.
«КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы «Баскетбол - мәктәпкә» бөтенроссия проекты кысаларында уздырыла.