Халыкара инвалидлар көнендә Татарстан башкаласында «ЛУЧ – люди, умеющие чувствовать» Халыкара интеграцион иҗат фестивале гала-концерты узды. Бишенче юбилей конкурсы Севастопольдән алып Хабаровскка һәм хәтта чит илләргә кадәр сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән талантлы балаларны һәм өлкәннәрне берләштерде. Алар 136 номер тәкъдим иттеләр.
Вероника Зайцева - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «ЛУЧ – люди, умеющие чувствовать» фестивален оештыручы.
Конкурста катнашу өчен 1060 гариза бирелгән, бу саннар артында 3346 катнашучы. Аларның яше 5 тән алып 80ннән өлкәнрәк. Гала-концерт бию коллективы һәм хор чыгышларыннан, шулай ук кунакларның сәламләү сүзләреннән башланды.
Конкурс ОВЗлы кешеләр өчен әһәмиятле иҗади мәйданчыкка әверелде. Ишетү, күрү һәм терәк-хәрәкәт аппараты бозылган катнашучылар үз энергиясен тамашачылар белән уртаклаштылар. Россиянең 42 төбәгеннән катнашучылар сәнгатькә чыннан да чикләре юклыгын исбатлады.
Алия Заһидуллина - Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе: «Кунакларны һәрвакыт җылы каршы алучы шәһәр -Казанга рәхим итегез!. Бу кыюлык, җиңү һәм батырлык фестивале. Күпләр монда беренче ел гына катнашмый - бу сезнең үсүегез һәм ирешелгәннәрдә тукталып калмавыгыз турында сөйли. Сезнең алда яңа офыклар ачыла. Казанга яңадан килегез, без һәрвакыт сезне көтәбез,"-диде.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, фестивальнең төп максаты - көндәшлек түгел, ә ярдәм итү атмосферасын һәм үз-үзен тормышка ашыру мөмкинлеген булдыру. Фестивальне Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе ярдәмендә «Тимерюлчылар мәдәният сарае» оештыра.