Россия фәнни фонды (РНФ) кече фәнни төркемнәр тарафыннан фундаменталь һәм эзләү тикшеренүләре проектлары конкурсына йомгак ясады. Татарстан галимнәре, 31 проектка ярдәм алып, югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Грантлар фәнни тикшеренүләр уздыруга 2026-2027 елларда бүленәчәк. Һәр грантның күләме 1,5 миллион сумга җитәчәк. Конкурска барлыгы 5 меңгә якын гариза кергән, шулардан 1154 проект ярдәм алган.
Татарстанда ярдәм алган проектлар саны буенча Казан федераль университеты (КФУ) лидер булды - аның галимнәре 19 грант отты. "Казан фәнни үзәге РАН" федераль тикшеренү үзәге 9 проектка ярдәм алды. Җиңүчеләр арасында шулай ук Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм Казан дәүләт энергетика университеты
Хупланган проектларның тематикасы фәнни юнәлешләрнең киң спектрын үз эченә ала: физика һәм химиядән алып биологиягә, медицинага, геологиягә һәм педагогикага кадәр.