“Профессионаллар “ чемпионатында безнең җыелма команданың нәтиҗәләре - 8 алтын, 9 көмеш һәм 11 бронза медаль

2025 елның 5 декабре, җомга

2025 елның 29 ноябреннән 4 декабренә кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәге мәйданчыгында, шулай ук «Пулково» Аэропортында инде өченче тапкыр «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының 2025 елгы финалы узды. Ул 30 компетенция буенча :27 - төп яшь категориясендә һәм 3 - юниорлар категориясендә узды.

Татарстан Республикасы җыелма командасы төп яшь категориясенең 16 компетенциясе һәм юниорлар категориясенең 3 компетенциясе буенча катнашты. Республиканы өстәмә рәвештә 2 компетенциядә 2 конкурсант һәм 2 эксперт индустриаль зачетта тәкъдим итте («Казан вертолет заводы» АҖ һәм «ГРУППА АВАНТИ» НПО» ҖЧҖ).

Ярышларда Татарстан Республикасыннан барлыгы 42 кеше катнашты: 21 конкурсант һәм 21 эксперт-остаз.

«Профессионаллар» чемпионатын уздыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет (икътисадый үсеш кадрлары)» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International