Мәрҗани гимназиясе һәм “КНИТУ Союзхимпромпроекты” булачак инженерлар өчен профильле сыйныф ачтылар

2025 елның 5 декабре, җомга

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә очрашу узды- анда тугызынчы сыйныф укучылары проектларын тәкъдир иттеләр, цифрлы химия лабораториясендә җанлы дәрес узды һәм мөһим документларны имзаладылар. Бер мәйданчыкта гимназия директоры Рамил Гайнуллин, КНИТУ ректоры Юрий Казаков, проректор Дилбәр Солтанова, КНИТУның «Союзхимпромпроект» проект институты директоры Павел Кочнев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелды. Алар яңа буын инженерларын мәктәп эскәмиясеннән үк ничек үстерергә икәнлеге турында фикер алыштылар.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Татьяна Алексеева якын килүнең системалылыгын билгеләп үтте: «Биредә һөнәри юнәлеш алу гына түгел, ә тулы бер белем бирү вертикале корылган». Ул татар телендәге видеодәрес платформасы кебек гимназия проектларының укучылар өчен генә түгел, яшь педагоглар өчен дә практик кыйммәткә ия булуын өстәде.

Очрашуның кульминациясе хезмәттәшлек турында өч яклы килешүне имзалау булды. Өч оешма - мәктәп, университет һәм проект институты - рәсми рәвештә көчләрне берләштерделәр.

Татарстанда профильле сыйныфлар ачу югары уку йортлары белән берлектә "Профессионалитет" федераль проектының "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проектыны максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International