«Россия тәрбиячеләре» конкурсында Татарстан педагоглары җиңү яуладылар

2025 елның 5 декабре, җомга

Бүген Мәскәүдә «Россия тәрбиячеләре» XIII Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс ел саен РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты һәм аның “Педагог-остазлар” федераль проекты кысаларында үткәрелә. Ул белем бирү сыйфатын күтәрүгә һәм педагогик кадрларны һөнәри үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Быел конкурста Россиянең 85 төбәгеннән 4000 дән артык кеше катнашты. Эксперт жюри мәктәпкәчә белем бирү педагогларының инновацион алымнарын, методик эшләнмәләрен һәм практик тәҗрибәсен бәяләде.

«Инлюзив мәктәпкәчә белем бирүнең иң яхшы практикасы» номинациясендә җиңүче дип Казан шәһәренең Вахитов районы 63 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Макарова Татьяна Михайловна һәм Чаллы шәһәренең «Балачак планетасы» 98 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ирина Сергеевна танылды, ул «Балалар бакчасында баланың потенциалын ачу һәм сәләтләрен үстерү буенча иң яхшы практика» номинациясендә җиңде. «Уңышлы җитәкче» номинациясендә 2 нче урынны Питрәч муниципаль районының Яңа Шигали авылындагы «Усадьба Царево» торак комплексының «Росток» балалар бакчасы мөдире Осипова Снежана Андреевна алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International