2025/26 уку елында Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча вебинарлар сериясе старт ала

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

8-19 декабрь көннәрендә 2025/26 уку елында Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча 25 консультация вебинарыннан торган серия узачак.

Ике атна дәвамында Бөтенроссия олимпиадасының үзәк фән-методика комиссияләре вәкилләре 24 гомуми белем бирү предметы буенча олимпиаданың төбәк этабын уздыру мәсьәләләрен яктыртачак.

Вебинар кысаларында олимпиаданың төбәк этабын оештыруга һәм уздыруга, шулай ук агымдагы уку елында планлаштырылган үзгәрешләргә кагылышлы төп мәсьәләләр каралачак.

Вебинарларны уздыру датасы һәм вакыты турында мәгълүматны олимпиада сайтында алырга , шулай ук анда теркәлергә мөмкин.

Видеоязма һәм презентацияләр вебинарлар тәмамлангач, олимпиада сайтында гомуми кулланылышка урнаштырылачак.

Бөтенроссия олимпиадасы ел саен 1 сентябрьдән 30 июньгә кадәр үткәрелә. Ул дүрт этапны үз эченә ала: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау. Ярыш турында тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International