Казанда Россия Герое А.В. Козин исемендәге 7 нче гимназия укучылары «Фронтка хат» бөтенроссия акциясенә кушылды. Укучылар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен хатлар әзерләделәр, аларга рәхмәт һәм ярдәм сүзләрен яздылар. Акцияне берьюлы ике датага, 5 декабрь - Халыкара волонтерлар көненә һәм 9 декабрь- Ватан Геройлары көненә туры китерделәр.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый акцияләрдә укучыларның да катнашуы, аларга ил сакчыларына ярдәм итүгә үзләренең дә катнашы барлыгын тоярга ярдәм итә.