Казанда РФ Оборона министрлыгы югары уку йортларының «Есть такая профессия Родину защищать!» күргәзмәсе ачылды

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

Бүген Казанда "Россия - минем тарих" тарихи паркында Россия Оборона министрлыгы югары уку йортларының профориентация күргәзмәсе ачылды. Анда 22 уку йорты вәкилләре катнаша, алар булачак офицерларны әзерләү программалары һәм керү шартлары турында сөйлиләр. Күргәзмәдә ату коралы экспонатлары тәкъдим ителгән.

Безнең илдә бүген РФ Оборона министрлыгының 42 хәрби уку йорты эшли. Интерактив күргәзмәдә аларның 22се үз экспозицияләрен тәкъдим итте. Алар укучыларны, суворовчыларны һәм кадетларны уку йортлары белән таныштыра, илнең хәрби югары уку йортларына керү үзенчәлекләре, укытуның өстенлекләре турында сөйлиләр.

Күргәзмәнең төп максаты - Россия Федерациясе Оборона министрлыгының хәрби югары уку йортларына керүгә яшьләрне агитацияләү. Күргәзмә 9 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International