Әгерҗе шәһәре балалар бакчасында тәрбияләнүче кыз Халыкара патриотик конкурста җиңде

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

Әгерҗе шәһәренең 6 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Мия "Мин үз Ватаным патриоты" Халыкара балалар фестиваль-конкурсында җиңде. 4 декабрьдә ул гаиләсе белән бергә Мәскәүгә бүләкләү тантанасына чакырылган.

Конкурста Россиядән генә түгел, якын һәм ерак чит илләрдән 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр катнашты. Иң яхшы эшләр Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы фойесында күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International