Яр Чаллы шәһәренең Советлар Союзы Герое И.Маннанов исемендәге 82нче кадет мәктәбендә Бөек Ватан сугышы елларында балаларның батырлыгына багышланган «Большие Маленькие герои» күчмә күргәзмәсе оештырылды. Чараны оештыручылар хәзерге заман буынына яшь геройларның батырлыклары турында сөйләүне үз өсләренә алган кадетлар.
Күргәзмәнең игътибар үзәгендә - балачагын сугыш алган балалар турында 20 вакыйга. Һәр хикәя - гаҗәеп ныклык, батырлык һәм Ватанга тугрылык билгесе. Алар, яшь булуларына карамастан, өлкәннәр белән беррәттән үз җирләрен яклауга басканнар.