Калугада 10 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр һөнәри белем бирү федераль технопаркы базасында "Яңа биеклек" пилотсыз авиация системалары буенча Бөтенроссия турниры финалы узачак.
Турнир ике яшь категориясендә уза: мәктәп (12-14 яшь) һәм студентлар (15-18 яшь). Турнир тугыз номинацияне үз эченә алган.
Ике сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы командасы составына мәгариф оешмаларыннан 10 укучы керде - Казан шәһәре Совет районының «Лицей - инженерлык үзәге», Казан шәһәре Идел буе районының «6 нчы гимназия» се, Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Усады авылында «Сәламәт буын» күппрофильле лицей, «Лаеш техник-икътисад техникумы» һәм «Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы».
Чара «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектының «Пилотсыз авиация системалары өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында оештырылды.