Конкурс финалына республиканың 14 муниципаль берәмлегеннән 15 педагог чыкты. Алар тәрбияченең эш тәҗрибәсен һәм «Мин сине кызыклы уен уйнарга өйрәтермен» уенын тәкъдир итү, «Переведи! Татарча өйрәнәбез!» уен-викторинасы, « Ирекле микрофон» иҗади чыгыш сынауларын үттеләр.
Финал сынаулары йомгаклары буенча конкурста түбәндәге катнашучылар җиңү яуладылар:
1 урын - Винокурова Валентина Вячеславовна, Чистай муниципаль районының «АБВГДейка» 26 нчы балалар бакчасы»;
2 урын - Хәсәнова Севара Рөстәм кызы, Казан шәһәре Совет районының «68 нче балалар бакчасы»;
3 урын - Еремеева Малина Владимировна, Түбән Кама муниципаль районының «Әллүки» 93 нче балалар бакчасы».