Кайбыч районы Иске Тәбәрле авылындагы Михаил Кузьмин исемендәге урта мәктәпкә капиталь ремонт тәмамланган. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел төзүчеләр бинаның фасадын яңарттылар, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылды, эчке бизәү һәм электр монтажлау эшләре башкарылды.
2136 кв.м мәйданлы ике катлы бина, 162 укучыга исәпләнгән һәм ул 2003 елда ачылган булган. Комплекста шулай ук 25 урынга исәпләнгән балалар бакчасы эшли. Бүген мәктәптә 30 укучы укый, ә балалар бакчасына 12 бала йөри.