Фирдинант Гыйлемҗанов ТРсы балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе булды

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

«Татарстан Республикасы балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе - 2025» Республика конкурсының Гран-приена «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләренең Балтач үзәге директоры Фирдинант Гыйлемҗанов ия булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.

Хәзер республикада 2 меңнән артык җәмәгать тәрбиячесе балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрдә исәптә торучы 2030 балигъ булмаган балага беркетелгән. Бу исәпкә куелганнарның 80% ы.

Ел саен төзәтү буенча җәмәгать тәрбиячеләре булган 74 - 80% яшүсмер исәптән төшерелә, 2025 елның тугыз аенда - 75%.

Быелгы бәйгенең абсолют җиңүчесе Фирдинант Гыйлемҗанов 2016 елдан бирле җәмәгать тәрбиячесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International