Казандагы «Есть такая профессия Родину защищать!» күргәзмәсендә 4,5 меңнән артык кеше булган

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Россия Оборона министрлыгы югары уку йортларының «Есть такая профессия Родину защищать!» дигән күргәзмә Казанда «Россия - минем тарих» тарихи паркында эшен тәмамлый. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Хәрби комиссариатыннан хәбәр иттеләр.

«Күргәзмә 5-9 декабрьдә Казанда узды, бүгенге көнгә анда 4,5 меңнән артык кеше булды. Бу мәктәп укучылары, урта һөнәри белем бирү йортларында укучылар һәм аларны тәмамлаучылар, кадетлар, суворовчылар, яшь армиячеләр. Яшьләр үзләре генә дә, укытучылары һәм ата-аналары белән бергә дә килделәр, - дип хәбәр иттеләр Татарстанның Хәрби комиссариатында.

Чараның төп максаты - яшьләрне Россия Федерациясе Оборона министрлыгының хәрби югары уку йортларына керүгә агитация.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International