Әлмәт шәһәренең экстрим-паркында Ватан геройлары көненә багышланган “Аҗаган. Сугышчан туганлык сукмагы" хәрби-гамәли ярышлары узды.
Чарада 20 командага берләшкән 150 кеше катнашты. Һәр команда, ориентлашу, каршылыкларны җиңү һәм команда белән үзара хезмәттәшлек итү буенча биремнәрне үтәп, 2000 метр озынлыктагы трассаны узды.
Риваять буенча, ярышларда катнашучылар 1941 елның кырыс кышына, Мәскәү астында контрһөҗүм чорында күчтеләр.
Һәр төркемгә дошманның терәк пунктларын ачыкларга, ут нокталарын юк итәргә һәм оборона сызыклары эченә керергә кушылды. Флаг белән билгеләнгән команда пунктына җиткәч, командалар, төп көчләр өчен юл чистартылуын раслап, кызыл ракета җибәреп сигнал бирделәр.
Ахырдан катнашучылар солдат боткасы һәм кайнар чәй белән сыйландылар. Ярышлар «Татарстанда кыш» проекты кысаларында узды.