Татарстан республикадан читтә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм итү өчен грантлар булдырды. Ел саен биш белгечне бүләкләү планлаштырыла диелә ТР Министрлар Кабинеты карарында.
Һәр грантның күләме 100 мең сум тәшкил итә. Аны Татарстаннан читтә урнашкан мәктәпләрдә, өстәмә белем бирү оешмаларында әлеге предметларны укытучы педагогик хезмәткәрләр ала алачак. Катнашу өчен аларга 30 декабрьгә кадәр 50 дән дә ким булмаган кеше өчен түгәрәкләр, онлайн-курслар яки мәдәни-белем бирү чаралары үткәрергә, китап, мәкаләләр бастырып чыгару яисә 20 биттән дә ким булмаган мәкалә бастырып чыгарырга кирәк.