8-12 декабрьдә Казанның Киров районы 189 нчы «Заман» күппрофильле гимназиясе базасында «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» укыту предметы буенча Татарстан Республикасы ел укытучысы» республика конкурсы уза.
Ахыргы этапка республика башкаласына бөтен Татарстаннан 37 укытучы -оештыручы килде. Конкурсны ачу тантанасы 8 декабрьдә "Патриот" үзәге директоры Дмитрий Константинович Литвинов, "ВОИН" үзәге җитәкчесе Алексей Васильевич Бламыков һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре катнашында узды.
9 декабрьдә беренче 20 укытучы «Дәрес» конкурс сынавы кысаларында үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.