Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премияләрен бирү турында указга кул куйды. Республиканың алдынгы югары уку йортларында фәнни үзәкләрендә һәм предприятиеләрендә эшләүче галимнәр һәм белгечләр лауреатлар булды.
Исегезгә төшерәбез, 2022-2031 еллар Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр унъеллыгы дип игълан ителде. Бу Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 25 апрелендәге 231 номерлы Указы белән билгеләнде.
Фән һәм технологияләр унъеллыгын уздыруның төп бурычлары - талантлы яшьләрне тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсенә җәлеп итү, тикшеренүчеләрне һәм уйлап табучыларны җәмгыять һәм ил үсешенең мөһим бурычларын хәл итүгә җәлеп итү һәм Россия Федерациясе гражданнары өчен Россия фәненең казанышлары һәм перспективалары турындагы мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген арттыру.