Идел буе федераль округында Ватан Геройлары көне кысаларында яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү турында фикер алыштылар

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

2025 елның 10 декабрендә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Александр Тихонов җитәкчелегендә видеоконференц-элемтә режимында яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Анда хәрби-патриотик эш өчен җаваплы баш федераль инспекторлар, югары вазыйфаи затлар урынбасарлары һәм округның башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, республика яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Владислав Усанов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының башка җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International