Иннополисның яшь талантлары Бөтенроссия химия конкурсы призерлары булдылар

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

«Иннополис мәктәбе» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Д.И. Менделеев эзләре буенча» бөтенроссия конкурсында призлы урыннар яуладылар, ул «Нахимичим» балалар химик лабораториясе» проекты кысаларында «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр Россия хәрәкәте ярдәме белән узды.

Татарстанның яшь тикшеренүчеләре берничә номинациядә үз эшләрен тәкъдим иттеләр һәм II дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр.

«Видеоролик «Про химию устами ребёнка» номинациясендә Ясминә Рафикова (җитәкчесе Н.В. Филиппова), шулай ук Софья Кирильчик, Маргарита Лоскутова һәм Әмир Мөхәммәтов (җитәкчеләре Т.В. Мәйданова) составындагы иҗади төркем җиңде.

«Плакат «Нахимичим» номинациясендә Илья Сазыкин һәм Матвей Ваничков (җитәкчеләре Н.С. Иванова) җиңүчеләр булдылар.

«Макет «Профессия химик» номинациясендә - «Чадо-звезда» төркеме җиңү яулады (җитәкчесе В.В. Минеева).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International